"Кар чанасы-2021" операциясе тулы кызу

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Техник торышы, техникага документлар һәм юлдан тыш идарә итү хокукы булу-булмауны тикшерү Идел акваториясендә һәм корыда дәвам итә. Узган атнада ГИМС, ОСВОД хезмәткәрләре , район газетасы журналистлары, Тәтеш телевидениесе репортерлары катнашында Идел елгасына чыгу белән рейдлар үткәрелде.

Рейдларда 27 Кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, аерым алганда, теркәү документларыннан башка, ел саен техник карап чыкмыйча гына, РФ КоАП 9.3 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.

Кар чаналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына шуны исегезгә төшерәбез: Үз «тимер атыңны» вакытында теркәргә, ел саен техник карап чыгарга, тиешле категорияле техник чара белән идарә итү таныклыгы булырга кирәк.

Рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International