Район балалар китапханәсендә «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» V төбәкара акциясе

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре: Антонова И.Ф., Бубнова Н.А., Гурьянова В. В.) Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип аталган V төбәкара акциядә катнаштылар.

Акция барышында укучылар зур экранда «Мәчеләр» хикәясе белән таныша алдылар. "Геройны тап" интерактив викторинасында актив катнаштылар. Язучы Н.М. Павлованың тормышы һәм иҗаты турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International