2021 елның 11 февралендә «Гипсовая компания» ҖЧҖ хезмәт коллективлары хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты.
Үз чыгышында Наил Альберт улы район территориясендә социаль-икътисадый үсеш максатчан программаларын гамәлгә ашыру, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.