Район балалар китапханәсендә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясе

2021 елның 12 феврале, җомга

Район балалар китапханәсендә  «Мәхәббәт белән китаплар бүләк  итегез» акциясе узды. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан Кама Тамагы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары бүләккә «Татар дөньясы» дигән уникаль китап алдылар.

Бу басма укучыларны татар халкының данлыклы традицияләренә җәлеп итәчәк, татар дөньясының рухи байлыгын күрергә мөмкинлек бирәчәк, үзен аның варислары итеп тоярга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International