2021 елның 12 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Кирельский авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекнең актив кешеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Фәнис Ярхәметдин улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе 2020 елга эш нәтиҗәләре турында.
3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.