2021 елның 17 февралендә дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 9 нчы отчет утырышы булды.
Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җаббаров Марат Азат улы бүләкләр тапшыруда катнашты.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнәләр:
Айсин Идрис Зариф улы-"Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "КАМАЗ" автомобиле йөртүчесе; Хикматуллин Азат Сәлим улы – хезмәт ветераны.
Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләнә.
Шәмсетдинов Миндил Нәҗми улы-хезмәт ветераны.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
Актина Лидия Ивановна-Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе директоры.
Сорокин Александр Иванович-Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Сабирова Фәридә Закир кызына-Кама Тамагы муниципаль районы Әҗем-Корлибаш авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
"Нармонка" агрофирмасы "җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2 нче филиалы "Варварино"бүлекчәсе идарәчесе Сабиров Дамир Факил улына.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Вәлиев Мәҗит Заһир улы-Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Бортасы "Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Келәнче бүлекчәсе терлекчесе