Татарстан Росреестры быел беренче тапкыр кадастр инженерлары рейтингын тәкъдим итте

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү, ызан планын төзү яки аны алга таба сату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру өчен документлар рәсмиләштерү кебек җир мәсьәләләрен хәл иткәндә гражданнарга кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күпләрдә грамоталы белгечне ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

Нәкъ менә шушы максатларда Татарстан Росреестры тарафыннан 2017 елдан кадастр инженерлары рейтингы алып барыла, ул күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфаты һәм кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International