«Әти өчен открытка» мастер-классы Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен

2021 елның 20 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Район балалар китапханәсенең «МастерОк» клубы җитәкчесе Гумирова Лилия Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әти өчен открытка» дип исемләнгән мастер – класс үткәрде. Балалар бик теләп бүләк ясау өчен детальләр ясадылар, үзләренең оригиналь открыткаларын бизәделәр һәм төсле фломастерлар белән котлау яздылар. Балалар әтиләренә, олы абыйларына һәм бабайларына матур открыткалар тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International