Кама Тамагы мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары белән район балалар китапханәсе «Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз» акциясенә кушылдылар.
Китапханәчеләр укучыларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр, һәр халыкның үз тарихы дәвамында үзенә генә хас легендалар, җырлар, әкиятләр, биюләр иҗат итүен җиткерергә тырыштылар.