Халыкара туган тел көне кысаларында Каратал авылы мәдәният йортында «Татар халык әкиятләрен укыйбыз» дип исемләнгән китапханә утырышлары үткәрелде. Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бары тик аңа хас легендалар, әкиятләр, җырлар, биюләр бар. Бу хакта балалар очен китапханәче Сөләйманова Д.Д. сөйләде. «Өч кыз», «Үги кыз», «Саран һәм юмарт», «Башмак», «Койрыклар» татар халык әкиятләрен кычкырып уку өчен алынды. Әкият тарихын тыңлаганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр, геройларның гамәлләре, явызлык өстендә игелекнең җиңүе, ата-аналарга хөрмәт һәм ихтирам, гади кешеләрнең намуслылыгы турында фикер алыштылар.