Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән 22 февральнең 23.00 сәгатеннән алып 23 февральнең 18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 23 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин(Казанда 15-16 метрга кадәр).
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.