Обелискка чәчәкләр салу

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Бүген, 23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, район мәдәният йорты янындагы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Тантанада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, район башлыгы урынбасары, дин әһелләре, ветераннар Советы Рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе , Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International