2021 елның 20 февралендә район мәдәният йортында. Кама Тамагы муниципаль районында умартачылар киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы," Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе" ДБУ башлыгы Миннебаев Марат Марс улы, «Кама Тамагы РДВБ» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Рашат улы, РФ дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторы Дәүләтшин Айвар Рәшит улы, районның Аквакультура һәм умартачылык буенча инспекторы С.и. Мухамадуллин, хуҗалыкларның баш агрономнары, умартачылары катнашты.
Киңәшмәдә районда һәм Татарстан Республикасында умартачылыкның актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Сәид Мөхәммәдуллин катнашучыларны район умартачыларының 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, Марат Миннебаев республика умартачылыгының торышына анализ ясады, Руслан Шакиров умарталыкларны паспортлаштыру мәсьәләләренә тукталды. Дәүләтшин Айвар бал кортларын дәвалау, дәвалау препаратлары сыйфаты турында сөйләде. "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ һәм "Олы Кариле" ҖЧҖ баш агрономнары үз хуҗалыкларының чәчү мәйданнары структуралары белән таныштырдылар, чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү, умартачыларны кисәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Лукин Виталий Юрьевич та катнашты, ул үзмәшгульлек мәсьәләләренә кагылды. Актив умартачылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.