Мин, Шакирова Зөлхәбирә Шакир кызы, 1931 елның 23 февралендә Кама Тамагы районы, Кече Карамал авылында туганмын.
Безнең бу дөньяда яшәвебез бер мизгел генә. Ләкин кеше кыска гына гомерендә дә ниләр генә кичерми. Язмыш синең итәгеңнән тота, кулыңнан ычкындырмый, сине кая гына алып бармый - көлдерә дә, елата да, җырлата да. Я ул сине югары күтәрә, я төшерә. Минем дә язмышым шома гына бармады. Бәргәләнгән, сабырлыклар сораган чаклар да күп булды. Ләкин көрәшергә, үҗәтләнергә кирәклеген аңладым.
Авыл кызы мәктәп еллары, күрше авылга барып уку, сугыш җилләре -безнең буынга күп кыенлыклар кагылды.
Авылда башлангыч белем алдым, 5 нче сыйныфка күрше авылга барырга туры килде. 5 сыйныфны бетергәч, укуны ташларга туры килде. Сугыш әфәте... Бер ел өйдә утырдым. 7 сыйныфта укырга тиешле елда колхозның сарык фермасында эшли башладым.Хәзер уйлыйм да, куркып китәм, ничек эшләдек икән?!100 баш сарык, өлкән апалар белән эшлибез.Ә җәй көне колхозның яшелчә бакчасында эшлибез. Чөнки анда бераз тамак туя: кыяр,кишер үсә, чөгендер яфрагы бар, ашка турап ашарга була.
Еллар үтә, сугыш тәмам, 1946-1947 еллардагы ачлык,корылык... Ләкин кечкенәдән хыял бар-уку.1948 елда 6 сыйныфка укырга кердем. Үземнән 4-5 яшькә кечерәк булган балалар.
Сугыштан 3 ир кеше кайтты. Өсләрендә солдат шинельләре.Безне география, тарих, немец теленнән укыттылар.Мин дә парта артына утырдым,уңышлы гына 10 сыйныфны тәмамладым.Конкурссыз Казан педучилищесына укырга кердем.Икенче курста укыганда ярты ставкага идән юуучы булып эшләдем.Башлангыч сыйныфлар укытучысы,өлкән пионервожатый дигән диплом алып,районга кайттым. Укытырга урын юк. Ярый бәхеткә Олы Кариле урта мәктәбендә өлкән пионервожатый урыны бушаган иде, шунда эшкә урнаштым. Эшемне бик яратып эшләдем. Директор Борһан Кәримович та минем эшемне ошатты.Сборлар үткәрү, концертлар кую, коллегалар белән спектакльләр уйнау. Һәр эшне оештыруда үзәктә булдым.Юк, болай эшләүне үзгәртергә кирәк, чөнки инде мәктәптә институт тәмамлаучылар да күп, кайберләре укый. Мин дә нишләп укымыйм дигән уй булды. Бу вакытта инде тормышта идем. Алабуга пединститутының филология бүлегенә читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Әкренләп дәресләр бирделәр, шулай татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормышымнан үкенмим, язмышымнан канәгать.
“Хезмәт ветераны”медале,Бөек Ватан сугышы җиңүенең 50, 60 еллыгы медале.2007 елда хәйрия елының “Алтын йөрәкле кеше” билгесе. Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы рәхмәт хаты белән бүләкләндем.