Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән    25 февральнең  05.00 сәгатеннән алып 18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең  көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.

2021 елның 25 февралендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында һәм Казан шәһәрендә буран һәм көчле җил көтелә, көчәйгәндә 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 17 м/с га кадәр).

Буран вакытында:

Аяк киеменең асты кытыршы һәм уңайлы булырга тиеш.  Аяк астының тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басып, сак кына хәрәкәт итегез. Өлкән кешеләргә резина очлы  яки үткен очлы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Актив ял яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чараларын, навигация приборларын йөртергә тәкъдим ителә. Күз күреме начарайган очракта, ориентацияне югалтмас өчен махсус чаралар күрү сорала.

Буран һәм җилнең көчәюе юл хәрәкәтендәгеләрнең барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә  тормозга кисәк китереп басмаска: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктарга кирәк булганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмагыз, чөнки карлы юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә  яки максус жилет кияргә тәкъдим ителә.

- машина йөртүчеләргә  бик кирәк булмаган очракларда, торак пунктлардан еракларга чыгып китүдән  тыелып торырга, юлларда игътибарлы булырга,куркынычсыз  дистанцияне сакларга, һава шартларына карап  тизлек режимын сайларга. Тәртипсез маневрлар  ясаудан һәм кискен туктаулардан тыелырга  һәм юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк.

-  Кышкы балык тотарга яратучыларга ,күз күреме начар булу  аркасында бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, үзең белән элемтә чараларын, навигация приборларын алырга, ялгыз балыкка йөрмәскә;

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгып йөрүне чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска..

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортлар стеналары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә куелган автотранспортка  сынган  ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү бик куркыныч.

6.  Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук  җилдә купкан  түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә күбрәк була.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийдан тышка коелырга  мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торакта яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавык вакытында:

 Җир өстенең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басып,ашыкмыйча,сак кына хәрәкәт итегез. Өлкән кешеләргә резина очлы  яки үткен очлы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, төшү биеклеген киметү өчен чүгәләгез.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмагыз, чөнки карлы юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга.

Машина йөртүчеләргә:

1.  Мондый шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә,  хәрәкәтне  үзгәртеп , узып китүләрдән  баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк туктаудан сакланырга, туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Туктарга кирәк булганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.

5. Бөтен оптика төзек  булырга тиеш;

6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тауга түбән хәрәкәт иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә:

1. Урамнар һәм юллар аша  чыкканда бик нык игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның шома булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир асты яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче  транспорт алдыннан  йөгереп үтмәскә;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International