Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән буран саклана.
Көндез урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче, җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.