Кама Тамагы районы халкының мәшгульлек үзәгендә 2021 елның 1 мартына теркәлгән эшсез гражданнар саны 98 кеше тәшкил итте (01.03.2020 - 32 кеше).
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 мартына эшче көчләр санының 1,2% ын тәшкил иткән (01.03.2020 - 0,4 %).
Эш бирүчеләр тарафыннан күрсәтелгән вакансияләр саны 2021 елның 1 мартына 88 берәмлек тәшкил итә (01.03.2020 - 85 берәмлек). Вакансияләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы (56 вакансия), сәламәтлек саклау (4 вакансия), эшкәртү производстволары (2 вакансия) кебек тармакларда. Агрономнар, тракторчылар, терлекчеләр, сыер савучылар, бухгалтер, инженерлар бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләргә ия.
Шулай ук ихтыяҗ булган вакансияләр турында Сез «Работа в России» https://trudvsem.ru/порталында таныша аласыз.