Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Район балалар китапханәсенең «МастерОК» клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «8 мартка чәчәк бәйләме» дигән мастер-класс үткәрде. Кул эшләре үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.