Заһретдинова Мөнирә Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 5 марты, җомга

Заһрутдинова Мөнирә Зиннат кызы 1931 елның 5 мартында Даныш авылында туган. 3 ай вакытында әтисе үлеп китә. Әнисе бик авырлык белән яши. Әнисенең апасы үлгәч, энисе җизнәсенә кияүгә чыга. Җизнәсенең 3 баласы була. Дүртенчегә Мәнирә була. Әнисе һәм үги әтисе 4 баланы да тәрбияләп үстерәләр.

Мөнирә Зиннәтовна Кама Тамагы муниципаль районы башлыгыннан чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.

"Сугыш башланганда миңа 10 яшь була. Эшләп үстек. 17 яшемдә урман кисәргә киттек. Чит нәрәттә эшләдем. Бик авырлыклар күрдек. Ашарга да, эчәргә дә туйганчы булмады. Аннан соң кияүгә чыктым Заһетдинов Рәискә. Кайнана, кайната белән яшәдек.Столовойда эшләдем.  4 бала үстердек. Бөтенесен дә күрергә туры килде.  Төрле чаклар булды: кайгысы да, шатлыгы да. Шулай булсада озын гомер яшәдем. Хәзерге вакытта Бәрлегуҗа авылында кызым Дания тәрбиясендә яшим."- Дип сөйләде Мөнирә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International