Район башлыгының 8 Март белән котлавы

2021 елның 6 марты, шимбә

Кадерле хатын-кызлар!

Бу матур яз көнендә сезне чын йөрәктән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез!

Бу могҗизалы вакыт, табигать җанлана, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре җылылана, зур планнар һәм яңа хыяллар туа.

Сез безнең өчен һәрвакыт мәхәббәт һәм наз, игелек һәм кайгыртучанлык гәүдәләндерүче булып торасыз. Дөньяда балага гомер бүләк иткән хатын-кыздан да кадерлерәк кеше юк, һәм без сезнең алда баш иябез. Сизгерлегегез һәм игътибарыгыз, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз, безнең өчен илһам чыганагы һәм күтәренке хисләр чыганагы булуыгыз өчен рәхмәт.

Без сезне тормышыта тугрылык, сабырлык, уңай яшәү чыганагы оештырган өчен хөрмәтлибез. Күңелләрегездә һәрвакыт яз чәчәк атсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм гармония сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International