2021 елның 10 мартында Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна Татарстан Республикасының Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан муниципаль районнары буенча “Халык контроле” системасына кергән контроль мөрәҗәгатьләрне карауның барышы турында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчеләре һәм югарыда күрсәтелгән муниципаль районнарның җаваплы башкаручылары катнашты. Системаның төп модераторы әлегә кадәр хәл ителмәгән гаризаларга аерым игътибар юнәлтте. Аларны үтәү мәсьәләләре буенча очрашуда фикер алышынды.