Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасы буенча хокукый белем мәктәбенең күчмә дәресе

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары Погодин Сергей Николаевич катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасы буенча хокукый белем мәктәбе күчмә дәресе узды.

Анда Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле муниципаль районнарыннан әти-әниләр катнашты. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы мөрәҗәгать итте.

Сергей Николаевич хәрби хезмәткә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы көчләре структурасы, төрле яңалыклар һәм реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә әзерләнү һәм аны оештыру, вакытлы хәрби хезмәт узуның нечкәлекләре, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю, альтернатив гражданлык хезмәте узу турында сөйләде.

Сәрия Харисовна җыелучыларны хәрби хезмәткә алынучылар хокуклары белән таныштырды. Сораулар килеп чыккан очракта алар кая мөрәҗәгать итә алалар, сроклар нинди проблемалар белән очрашалар һәм аларны ничек хәл итәргә.

Сәламләү һәм уңышлы хезмәт теләкләре белән күптән түгел генә Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән яшь кешеләр - Мокшин Никита һәм Киселёв Максим чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International