11 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен икенче вебинар үткәрәчәк.
Аны үткәрү вакытында түбәндәге төп темалар яктыртылачак:
Бина яки күпфатирлы йорт төзелеп беткәч, йорт салучыга торак булмаган биналарга милек хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен нинди документлар әзерләргә кирәк.
✔ Объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирү таләп ителми торган яңа төзелгән күчемсез милек объектларына милек хокукын теркәү үзенчәлекләре нәрсәдә һ.б.
Билгеләнгән темалар буенча аңлатмаларны Татарстан Росреестры эксперты - инвестиция проектлары буенча хәрәкәтне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Абдуллин бирәчәк. Шул ук вакытта вебинарда катнашучылар реаль вакыт режимында аларның күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча сорауларын бирү мөмкинлегенә ия.
Сөргендәгечә вебинарга теркәлү.
Вебинарны трансляцияләү ТР ФПП каналында алып барылачак.
МСП өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча 3 нче вебинар 18 мартка планлаштырылган.
Әгәр сездә вебинарлар уздыру мәсьәләләре бар икән, телефоннан шалтыратыгыз:
(843)255-25-71 - Татарстан Росреестры
(843) 524-90-90 - Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды.
Барлык вебинарлар бушлай!