«Акыл көрәше» интеллектуаль уеннар сериясен гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«2021 елны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында» 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын үтәү йөзеннән «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, социумда асоциаль тәртипне профилактикалау һәм деструктив йогынтыны һәм тискәре күренешләрне булдырмау максатында, авыл яшьләре арасында ял итүнең интеллектуаль рәвешләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Акыллар көрәше» интеллектуаль уеннар сериясен гамәлгә ашыра.

“Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне авыл мәдәният йортлары территориясендә проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакыра. Проект 2021 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр район уеннарын үткәрүне күздә тота.  
Кушымта: Проектаны 1 нөсхәдә уздыру инструкциясе.
Проект турында материаллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International