Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 

2021 елның 16 мартында 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. 

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International