“Җир сәгате” экологик акциясе

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика территориясендә экология, табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан “Җир сәгате” экологик акциясен үткәрә.

Шуңа бәйле рәвештә, Сезгә буйсындырылган муниципаль берәмлекләрдәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2021 елның 27 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгатьтән 30 сәгатькә кадәр) архитектура-декоратив яктыртуны һәм административ биналарны дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка объектларны яктыртуны һәм электр корылмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International