«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021» һәм «Без бергә» сайлау этабы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 мартында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021» һәм «Без бергә» эстрада сәнгате ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды. Конкурста катнашучыларның барысы да югары дәрәҗәдә башкару осталыгын күрсәттеләр һәм катнашкан өчен дипломнар алдылар.

«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021» сайлап алу этабында җиңүче булган конкурсантлар Апас муниципаль районында узачак икенче турда Кама Тамагы районын тәкъдим итәчәк.

Яхшы чыгышлары өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Кузиева Ирина Александровна рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар, шулай ук җитәкчеләргә нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International