2021 елның 24 мартында 9.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр “Әти-әниләр арасында БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясендә катнаша ала.
Акциядә БДИ (Кама Тамагы урта мәктәбе) үткәрү пункты базасында узачак. Кама Тамагы, Комаров ур., 16нчы йорт), булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнаша ала. Бу көнне әлеге чарада катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучылары белән урыннарын алыштырырга һәм имтихан пунктына кергәннән алып үз нәтиҗәләрен алганчы БДИ процедурасын үтәргә мөмкинлек алачак. 2021 елда аларга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк, ул төрле типтагы имтихан биремнәре турында күзаллау бирә.
Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханын тапшыру мөмкинлеге ММЧ вәкилләренә дә бирелә.
Чара барышында түбәндәгеләрне күрергә мөмкин булачак:
БДИда теркәү ничек бара һәм аудиторияләрдә катнашучыларны күчереп утырту оештырыла;
БДИ катнашучыларының эш урыннары нинди күренә;
БДИ үткәрүнең объективлыгын тикшерү ничек оештырылган;
имтихан пунктларында нинди эпидемиологик иминлек чаралары кулланыла;
Контроль үлчәү материалларын (КИМ) имтихан үткәрү пунктында (ППЭ) ничек бастырып чыгару һәм сканерлау бара.
Сынау имтиханы тәмамлангач, мәгариф идарәсенең укыту-методик эш буенча урынбасары Зиганшина Н. һәм акциядә башка катнашучылар катнашында «2021 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре» дигән түгәрәк өстәл узачак.