2021 елның 20 мартында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатларында атна саен уздырыла торган ярминкәләр - авыл хуҗалыгы продукциясен сату яңартылды. Кама Тамагы муниципаль районына «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйдан беркетелгән (Казан шәһәре, Киров районы, Краснококшайский урамы).
Традиция буенча түбән бәяләр, палаткаларның бәйрәм бизәлеше, сатучыларның нәзакәтле мөрәҗәгате сатып алучыларны җәлеп итте. Шәһәр халкы өчен ит, балык, сөт, яшелчә, бал һәм башка продуктлар тәкъдим ителде.