2021 елның 16 апреленнән Кама Тамагы районы территориясендәге территориаль-аерымланган бүлекчә эшчәнлеген туктата. Татарстан Республикасы буенча Россиянең 3 нче районара ИФНСы түбәндәге адрес буенча гамәл кыла: 422820, Татарстан Республикасы, Кама Тамагы, К.Маркс ур., 66а йорт. Салым түләүчеләрне салым белән идарә итү һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү элеккечә тулы күләмдә Татарстан Республикасы буенча Россиянең 3 нче районара ИФНС Казан шәһәре, Бондаренко ур., 3 йорт адресы буенча гамәлгә ашырылачак. Салым түләүчеләрне Инспекциянең операция залында кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көнне 9:00 дән 16:45 кә кадәр алып барыла. Салым хисаплылыгын кабул итү һәм түләүсез мәгълүмат бирү буенча дәүләт хезмәтләре көндезге ашка тәнәфессез, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне 20:00 сәгатькә кадәр озайтылган режимда күрсәтелә. Алдан ук Инспекциягә визитны планлаштырырга һәм чиратта көтү вакытын кыскартырга мөмкин, "салым органына кабул итүгә онлайн-язма" интерактив сервисыннан файдаланып. Ул Россия ФНС сайтында nalog.gov.ru "Сервислар" бүлегендә урнаштырылган.
Россия федераль салым хезмәте салым түләүчеләргә инспекцияләр белән аралашу өчен үзенең сайтындагы сервислар аркылы контактсыз аралашу ысулларын үстерә, бүгенге көндә 60 тан артык сервис эшли. Федераль салым хезмәте сайтындагы интернет – сервислар дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына 24/7 режимында алу мөмкинлеген бирә. Онлайн – сервислар тормыш очракларына яраклаштырып салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына карап үстерелә.
Шулай итеп физик затлар “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” электрон сервисы аша исәпләнелгән, түләнгән салым суммалары, милек объектлары турында актуаль хәбәр алырга, салым белдерү кәгазләре (уведомление) бастырып алырга, салымнар түләргә, 3 – НДФЛ формасындагы декларацияне тутырырга hәм инспекциягә җибәрергә, салым инспекциясенә бармыйча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Юридик затлар hәм индивидуаль эшмәкәрләр салым органнары хезмәтләрен дистанцияле алу өчен “Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты”, “Салым түләүче индивидуаль эшмәкәрнең шәхси кабинеты” интерактив сервисларын куллана ала. Салым исәп-хисапларын электрон рәвештә телекоммуникация каналлары буенча электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон имза ачкычы булганда җибәреп була.
Шулай ук салым түләүчеләр киләчәк салым органнары дәүләт хезмәтләрен теләсә кайсы дәүләт бюджет учреҗдениясе “Татарстан Республикасы буенча дәүләт hәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк”тән (МФЦ) алырга мөмкин:
- салым түләүченең салымнарын, җыемнарын, иминият взносларын, пеняларны, штрафларны түләгәнен раслаучы справка алу өчен гариза кабул итү;
- дисквалифика ияләнгән затлар реестрыннан кызыксынган кешеләргә хәбәр бирү;
- ЕГРНнан күчермә бирү;
- ЕГРЮЛ, ЕГРИПтан документлар hәм хәбәрләр бирү;
- физик затлардан транспорт, җир, милек салымнарына ташлама алу өчен гаризалар кабул итү;
- салым белдерү кәгазләре (уведомление) алу өчен гариза кабул итү;
- 3 – НДФЛ формасындагы декларацияне җибәрү hәм башкалар.
Татарстан Республикасы буенча дәүләт hәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк (МФЦ) башкара торган тулы исемлекне “Минем документлар” МФЦ официаль сайтының “Хезмәтләр” бүлегендә танышырга була.
Консультапияне Россия федераль салым хезмәтенең бердәм контакт үзәге түләүсез телефоны аша 8-800-222-22-22, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең сайтында nalog.gov.ru “Контактлар” бүлегендә күрсәтелгән инспекция телефоннары аша алырга була.