Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2021 елның 23 мартыннан комплекслы кадастр эшләрен башкаруга кагылышлы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер инде бакча ширкәтләренә, бюджеттан тыш акчалар бүлеп бирүне көтмичә, бу хезмәткә үзләре заказ бирергә рөхсәт ителә.
Исегезгә төшерәбез, элек гамәлдә булган закон редакциясендә, күпсанлы җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары булган тулы бер җир массивлары өчен үк, комплекслы кадастр эшләре үткәрүгә заказчы буларак, җирле үзидарә органнары чыгыш ясады. Шул ук вакытта эшләр шул ук җирле бюджетлар акчалары исәбеннән һәм региональ һәм федераль бюджетлардан җибәрелә торган субсидияләр исәбеннән финансланды. Әмма алар бакча ширкәтләрен һәрвакытта да объектлар сыйфатында сайлый алмыйлар. Шуның аркасында шәһәр читендәге участоклар хуҗалары мөстәкыйль рәвештә кадастр эшләре өчен подрядчылар эзләргә тиеш булган.
Шунысы игътибарга лаек, бер кооператив территориясендәге реестрдагы хаталарда милекчеләргә аларны һәр участок буенча төзәтергә туры килде, шуннан соң аларга финанс йөкләнеше дә артты. Беренчел бәяләүләр буенча, бер объектка күчереп исәпләгәндә комплекслы кадастр эшләренең уртача бәясе - 1 300 сумга якын, шул ук вакытта гадәти кадастр эшләрен башкаруның уртача бәясе - 4 000 нән 12 000 сумга кадәр.
Хәзер исә, канун үзгәрешләре нәтиҗәсендә, юридик һәм физик затлар, шул исәптән кулланучылар кооперативларында, милекчеләр ширкәтләрендә катнашучылар үзләре заказчылар сыйфатында чыгыш ясый һәм барлык объектлар, мәсәлән, бакча ширкәте өчен комплекслы кадастр эшләре үткәрә алалар, моның өчен территориядә яшәүче гражданнарның гомуми карарлары гына җитәрлек булачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин билгеләп үткәнчә, әлеге законны гамәлгә ашыру шул исәптән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) булган мәгълүматларның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк, ә БДКМРнда тулы һәм төгәл мәгълүматлар җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итәргә, яңа цифрлы сервислар төзергә мөмкинлек бирәчәк, димәк күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты гражданнарга сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк.
"Закон үзгәрешләре үз көченә керүчеләр гражданнарның акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук җир кишәрлекләре чикләре һәм җир бәхәсләрен хәл итү урыннарында хаталарны бетерүгә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов.
Мәгълүмат өчен: комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү, анда нинди биналар, корылмалар, төгәлләнмәгән төзелеш объектлары булуын билгеләү, шул исәптән күпфатирлы йортлар һәм мәйданнары, урамнары һәм инфраструктураның башка элементлары урнашкан җир кишәрлекләре төзү өчен кирәк.