Хөрмәтле Кама Тамагы районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Үзләре өчен мәдәниятне сайлаган кешеләр иң югары хөрмәткә лаек. Мәдәният һәм сәнгать миссиясе югары һәм затлы - кешенең дөньяга карашын, аның әхлакый принципларын формалаштыру.
Алар үзләрендә гуманизм һәм матурлыкның мәңгелек идеяләрен алып килә, эстетик зәвыкны үстерергә, дөньяга карашларны киңәйтергә ярдәм итә.
Мәдәният хезмәткәрләренең роле аеруча зур!
Сезнең ярдәм белән дөнья мәдәниятенең иң яхшы казанышларын күрергә мөмкин була башлады. Сез җәмгыятькә күңелегезнең байлыгын бүләк итәсез һәм барча кешеләргә шатлык бүләк итәсез!
Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез, башкаларга, кешеләргә кирәкле хезмәтегез өчен, бу мәхәббәтне башкаларга да сеңдерергә омтылуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм!
Сезгә яңа һөнәри җиңүләр һәм иҗади озын гомер телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, барлык ниятләнгән иҗади планнарыгызны уңышлы тормышка ашыруыгыз!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов