Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында Кама Тамагы шәһәр мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Мәдәният хезмәткәрләре көне - районда тормышны матуррак, кызыклырак, рухи баерак итүче якты, иҗади, кабатланмас кешеләр бәйрәме. Бәйрәм барышында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бәйрәм уңаеннан тантаналы бүләкләү, шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Сороковнина Елена Владимировнаның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары исеменнән җылы котлаулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International