Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән уңайлы һәм оператив хезмәттәшлек өчен Татарстан Росреестры тарафыннан MSP@rosreestr.org махсус электрон адресы булдырылды.
Хәзер әлеге адрес ярдәмендә бизнес вәкилләренә ведомствога барлыкка килгән мәсьәләләр буенча турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Росреестрының инвестицион проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлегендә мөрәҗәгать итүчеләр теге яки бу хәлне аңлатуны оператив рәвештә сорап мөрәҗәгать итә алачак, МСП вәкилләренә кыскартылган вакытларда хокукларны ничек итеп рәсмиләштерергә һәм исәпкә алу-теркәү гамәлләренә бирелә торган документларның кирәкле пакеты турындагы мәгълүматны төгәлләштерә алачак, дип аңлаттылар.
Исегезгә төшерәбез, МСП вәкилләре өчен документларны теркәү буенча проблемалы сораулар барлыкка килгәндә, 8(843)255-24-20 телефоны эшли. Шалтыратулар көн саен эш вакытында кабул ителә.