2021 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында»2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары нигезендә эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла. Чаралар кысаларында эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга стимуллаштыру максатларында юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан субсидияләр биреләчәк.
Эш бирүче 2021 елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме ала алачак. Субсидия район коэффициентына, иминият взносларына һәм эшкә урнаштырылган гражданнар санына арттырылган өч МРТКА тигез булачак. Беренче түләүне оешма хезмәткәрне эшкә урнаштырганнан соң бер айдан, икенчесен – өч айдан, өченчесен ярты елдан соң алачак.
Субсидия алу өчен эш бирүчегә гаризаны «Работа в России» порталының шәхси кабинеты аша җибәрергә һәм буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Мәшгульлек үзәге тиешле кандидатларны сайлап алачак. Аларны эшкә урнаштырганнан соң бер ай узгач, эш бирүчегә эшкә урнаштырылган эшсез гражданнарның мәгълүматларын күрсәтеп, социаль иминият фондына гариза юлларга кирәк, ләкин 2021 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча. Социаль иминият фондына гариза дәүләт мәгълүмат системасы аша тапшырыла. Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фонды Сезнең тарафыннан бирелгән мәгълүматларны тикшерәчәк һәм түләүләрне гамәлгә ашыру турында Карар кабул итәчәк.
Документ белән сылтама буенча танышырга мөмкин:
http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202103220033