Район балалар китапханәсендә “Воробьишко” - библиомикс

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары өчен “Воробьишко” библиомиксы үткәрделәр. Укучыларны Максим Горький биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар экранда “Воробьишко” әкиятен карадылар, “Максим Горький әкиятләре буенча сәяхәт” викторинасында, шулай ук сүзле уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International