Язгы ташу чорында балаларның иминлеге

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның язгы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе үзәге тарафыннан билгеле бер эш алып барыла.

2021 елның 30 мартында Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Аленушка балалар бакчасында, “Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбе” МББМУ һәм “Ветерок” балалар бакчасында дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында ачык дәресләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрде.

Мәгълүмат-укыту чаралары барышында ГИМС хезмәткәрләре балаларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм районда оператив хәлләр, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, язгы ташу чорында су объектларында кешеләрнең иминлеге кагыйдәләре белән таныштырды.

Очрашуларның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл барлыкка килгәндә гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспектор участогы хезмәткәре балаларга көндәлек тормышта яхшы укулар һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International