“Тәртипсезлек бәйрэме”

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Тәмте авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм «Аленушка» балалар бакчасы берлектә күңел ачу чарасы оештырдылар. Кунакка дәртле петрушка Меша һәм клоун Кеша килделәр. Бу көнне барлык беренче апрель мәзәкләре, уеннар, конкурслар балалар өчен тулы сюрприз булды.

Балалар «Кыю пешекче», «Ит тарткыч», «Пылесос», «Мин дә» һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар.Чара барышында балалар күңелле, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Соңыннан балаларны татлы сюрприз белән соендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International