Фәхретдинова Мөслимә Шәрәфетдиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Фәхретдинова Мөслимә  1931 елның  1 апрелендә  Шәпкә  авылында туа. Кечкенәдән  олылар  белән  беррәттән  эшкә  керешергә  туры  килә.

1956 елда  Шәпкә  егете  Гыйльметдинов  Рәфикъка  кияүгә чыга. 2 бала тәрбияләп  үстерәләр.

Гомер буе  Шәпкә  фермасында  сыер  савучы  булып  эшли. Фидакарь хезмәте  өчен  1977 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1987 елда озак еллар намуслы хезмәте өчен СССР Югары Советы Президиумы исеменнән ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән “Хезмәт  ветераны”  исеме бирелә.

Бүгенге  көндә  ул кызы Тәскирә тәрбиясендә  Казанда яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International