Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия»

2021 елның 2 апреле, җомга

2021 елның 9 апрелендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль иминиятләштерү фонды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга булышачак.

«Кайнар линия» телефоны:  (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 дән 16.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International