Район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 5 нче апрелендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды. 

Киңәшмә барышында  түбәндәгеләр чыгыш ясады:

1. Районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар – вакцинация турында мәгълүмати хәбәр.

Минвәлиев Ильяс Илдус улы - Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең баш табибы.

2. Торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча икеайлыкка әзерлек һәм салым булмаган керемнәр турында.

Заһидуллин Ринат Марат улы – Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2.1 Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсен төзекләндерү буенча чаралар планы турында (чәчәкләр, агачлар утырту буенча  предприятиеләр һәм оешмаларга территорияләрне беркетү).

Дәүләтшин Раил Хәмит улы – Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары. .

3. Социаль ярдәм чараларын бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.

Сафина Гөлназ Хәмис кызы - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы.

4. Кама Тамагы муниципаль районының су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү.

Ананьев Алексей Владимирович – Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы участогы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International