Район балалар китапханәсендә Сергей Михалковның “Аю трубканы ничек тапты " - кычкырып уку

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең икенче сыйныф укучыларын (сыйныф җитәкчесе: Хәйретдинова С.А.) Сергей Михалковның “Аю трубканы ничек тапты " дигән гыйбрәтле әкияте белән таныштырдылар.

Бу әсәр тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында сөйли, балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә. Төп герой мисалында тәмәке тартуның организмга ничек тәэсир итүэн күрсәтә. Балалар «Тәмәке тартыргамы яки тәмәке тартмаска? " дигән дискуссиядә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International