Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләрне карауга юнәлдерелгән вебинарлар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләрне карауга юнәлдерелгән вебинарлар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия профсоюзлары берләшмәсенең СОЦПРОФ профильле федераль башкарма хакимият органнары белгечләре, норматив хокукый актлар авторлары һәм һөнәри берлек вәкилләре белән берлектә хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләрне карауга, аларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр җыюга һәм гомумиләштерүгә юнәлдерелгән вебинарлар сериясен оештыра. Вебинарларда катнашу бушлай.

Вебинарлар сериясенә теркәлү тәртибе:

1. Чараның рәсми сайтына керергә –https://forms.gle/Nk7Mmf2aEbJJxkz68;

2. Катнашучылар турында белешмәләр кертергә;

3. Расланырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International