«Мәгариф» милли проектын үстерү максатыннан Татарстан Республикасында мәгариф оешмаларында шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проекты старт алды. Әлеге проект кысаларында 8 апрель көнне Рудник урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Ачылу тантанасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, җирле Совет депутаты Илнур Таһир улы Гыйниятов катнашты. Мәктәп коллективы "Кама Тамагы гипс руднигы" җитәкчелегенә проектны тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә.