9 апрель көнне район мәдәният йортында Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс уздырдылар. Әлеге мастер-класс төрле дәрәҗәдәге җитәкче һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу, чыгышлар ясау осталыгына өйрәтүгә багышланган.