Фәрзиев Минзаһир Фәрзәй улын 90 яшьлек юбилее белән котлау

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 12 апрелендә, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Альберт улы Зиновьев, Фәрзиев Минзаһир Фәрзәй улын   90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Минзаһир Фәрзи улына   Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар һәм  истәлекле бүләк    тапшырылды.

 Фәрзиев Минзаһир Фәрзи улы 1931 елның 12 апрелендә Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Гаиләдә 12 бала була. Аларның алтысы  исән сау үсеп җитә . Минзаһиргә 7 яшь тулгач, әти-әнисе бөтен гаиләсе белән Бурятиягә күчеп китә. Бер елдан соң кабат туган якларына кайталар, аннан Тәмте авылына (1939 ел) күченәлэр. Әти-әниләре  Татар җиләк-җимеш фәнни-тәҗрибә станциясендә эшлиләр. Минзаһир рус  мәктәбенә укырга бара, тик анда  нибары 1нче сыйныфны тәмамлый. Сугыш башлана. Укырга авыр була. Язу дәфтәрләре булмый, балалар газеталарнын  теләсә кайсы буш почмакларына язалар. Басуда өшегән бәрәңге  җыйган, җәен кычыткан ашы пешергәннәр, күгәрченнәр тотканнар . 12 яшьтән бакчачылыкта төрле эшләрдә эшләргә туры килгән . Бик күп һөнәр үзләштердем, төзелеш эшләрен башкардым, мичләр салдым, балта остасы булып эшләдем дип искә ала.      18 яшендә армиягә китә, дүрт ел Германиядә хезмәт итә. Аннан авылга кайтып  тракторчы һәм комбайнчы һөнәрен үзләштерә.  Үз гаиләсен 1956 елда корып җибәрә. Хатыны Равия Хөсәеновна белән ике ул тәрбияләп үстерәләр (өченче уллары иртә вафат була). 1991 елда пенсиягә чыга. Намуслы хезмәте өчен юбилей медальләре һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Минзаһир Фәрзи улының  балалары, ике оныгы һәм оныкчыклары еш хәлен белеп торалар.Начало формы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International