Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова рәислегендә цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркем утырышы узды. Чарада ведомствоны цифрлы трансформацияләүнең төп юнәлешләре җитәкчеләре, федераль кадастр палатасы һәм Иннополис Университеты карамагындагы территориаль органнар вәкилләре катнашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны ачып, Елена Мартынова, территориаль органнар – хезмәт күрсәтү һәм ведомство функцияләрен үтәү системасының нигезе, дип ассызыклады.
"Цифрлы трансформация процессына төбәк командалары һәм профессиональ берләшмәләрнең җәлеп ителүе мөһим. Бары тик уртак көч белән генә, тәҗрибә уртаклашып һәм иң яхшы тәҗрибәләрне масштаблап, без клиентка гариза бирүдән нәтиҗә алуга кадәр аңлаешлы һәм гади юл тәкъдим итеп, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең үтәли процессын оештыра алабыз", - дип хәбәр итте Елена Мартынова.
Ведомство башлыгы урынбасары хәбәр иткәнчә, хәзер Росреестр РФ Төзелеш министрлыгы белән берлектә пилот төбәкләрдә – Татарстан Республикасында, Иркутск өлкәсендә, Пермь һәм Краснодар крайларында Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент гамәлгә ашыра. Проект нәтиҗәләрен исәпкә алып, иң яхшы практикалар формалаштырылачак.
Киңәшмәдә катнашучылар хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше перспективаларына, квалификацияләрен күтәрүгә һәм тәҗрибә алмашуга аерым игътибар бирделәр.
"Цифрлы трансформациянең ведомство программасын тормышка ашыру, уңайлы һәм сыйфатлы сервислар булдыру өчен проектлар белән идарә итү буенча көчле компетенцияләре булган нәтиҗәле команда кирәк. Цифрлы трансформациянең мөһим өлеше: үзара хезмәттәшлек һәм укыту. Без әйдәп баручы университетлар һәм белгечләр әзерләү үзәкләре белән эшлибез. Хәзер Цифрлы трансформация командасын үстерү буенча системалы укыту курсы әзерләнә, ул практик проект укытуны үз эченә ала: идеядән алып техник биремнәрне әзерләү һәм тормышка ашыру өчен кадәр», – диде Елена Мартынова.
Ведомствоның төп максатларыннан берсе-дәүләт хезмәтләре күрсәтү срокларын кыскарту. Россия Федерациясенең 26 субъекты территориясендә «бер көн эчендә теркәлү» проекты гамәлгә ашырыла, ул искәрмәләр булмаган очракта ипотека документларының электрон пакетын 60-100 минут эчендә теркәргә мөмкинлек бирә. Доклад белән проектта катнашучы төбәкләр вәкилләре чыгыш ясады.
Росреестрның Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Ивчатова 2020 елда тизләтелгән форматта 3 729 ипотека теркәлгән, ә 2021 елның беренче өч аенда – 2 142, уртача көнгә 20 мөрәҗәгать килә, дип сөйләде. Иркутск өлкәсе буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Александра Арсентьева һәм Төмән өлкәсе буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Санников үз докладларында электрон ипотека өлешенең үсеш динамикасын билгеләп үттеләр.
«Мини-ЕГРН – Росреестрның дәүләт хезмәтләре сыйфатын контрольдә тоту системасы» проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән Свердловск өлкәсе буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Иванова уртаклашты. Технологияне гамәлгә кертү Идарәгә гаризаларны карау һәм документларны җибәрү вакытын тизләтергә, шулай ук кыска вакыт эчендә карар кабул итәргә мөмкинлек бирми торган документларны эшләп бетерү сәбәпләрен анализларга мөмкинлек бирде.
«Росреестр ФКП» ФДБУнең Коми Республикасы филиалы мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Олег Кузнецов ЕГРН ФГИСЫНДА типлаштырылган операцияләрне автоматлаштыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Чара ахырында Иннополис Университетының проектлар һәм практикалар үзәге җитәкчесе Светлана Соколова катнашучыларга мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендәге актуаль тикшеренүләр һәм эшләнмәләр турында сөйләде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсендә «электрон ипотека өчен 1 көн» дигән иң яхшы практиканы гамәлгә кертү, шулай ук РФ субъектларында Росреестр – Мини-ЕГРН дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын контрольдә тоту системасын масштаблаштыру мөмкинлеген карау турында Карар кабул ителде.
2020 ел ахырында Росреестрда «Цифрлы икътисад»милли программасын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркемнең беренче утырышы булды. Чарада Росреестрның үзәк аппараты вәкилләре, цифрлы региональ лидерлар, ведомствоның территориаль органнары, федераль кадастр палатасы филиаллары җитәкчеләре катнашты.