16 апрель көнне үзәк китапханәдә Кама Тамагы, К. Маркс ур., 105) «Татарстан Дингез - Море» туристлык-рекреация кластерын үстерүнең башлангыч концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышу узды.
Очрашуда Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, җирле халык, активистлар, җирле бергәлек вәкилләре, эшмәкәрләр һәм оешмалар хезмәткәрләре катнашты.
Очрашуда кемпинг, визит-үзәк, паркинг мәйданчыкларының урнашуы һәм кече архитектура формаларын урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чараны «ТР шәһәрләре үсеше институты» Фондының Табигать территорияләрен һәм экотуризмын үстерү буенча дирекциясе оештырды.