2021 елның 21 апрелендә Мәшгульлек үзәге барлык эш эзләүче гражданнарны Эш бирүчеләр көненә килергә чакыра! Эшсез һәм эш эзләүче гражданнар игътибарына «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ вакансияләре тәкъдим ителәчәк. Чара Үзәк сайлау комиссиясе бинасында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында, К.Маркс ур., 2 йорт, икенче кат 09:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Эшне эзләүче гражданнар беренчеләрдән булып булган вакансияләр, хезмәт шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе турында белә, оешманың кадрлар хезмәте белән аралаша алачак. Шулай ук эшсез гражданнар өчен ЦЗНнан матди ярдәм күрсәтү белән иҗтимагый эшләрдә катнашу мөмкинлеге оештырылачак. Эшне алыштырырга теләүчеләрнең барысын да көтәбез!