Хөрмәтле Кама Тамагы районы җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне хөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Муниципаль хакимият органнары – гражданнар һәм дәүләт арасын бәйләп торучы әһәмиятле звено, ә аларның компетентлыгы һәм ачыклыгы – җирле билгеләнештә дәүләт сәясәтенең әһәмиятле юнәлешләрен нәтиҗәле тормышка ашыру нигезе. Торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү, территорияләрне социаль-икътисади үстерү җирле үзидарә хезмәткәрләренең беренчел берычларына керә. Бүген безнең уртак бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, предприятие һәм оешмалар белән берлектә районыбызда яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру.
Җирле үзидарә хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм депутатларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, районыбыз һәм анда яшәүчеләр иминлеге өчен җирле үзидарәләрне ныгыту эшендә яңа уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А.Вазыйхов